Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның “Сәлах” мәчетендә хәләл азык-төлек сайлау буенча семинар үткәреләчәк

Казан шәһәренең “Сәлах” мәчетендә дин кардәшләребез өчен хәләл азык-төлек сайлау тәртипләренә багышланган семинар-очрашу узачак.

Дәресне Татарстан мөфтиятенең Хәләл Комитеты җитәкчесе урынбасары Салих хәзрәт Патеев алып барачак. Нәзарәтнең дәгъвәт бүлеге ярдәмендә оештырылган әлеге очрашуга теләгән һәр кеше килеп кушыла ала.

Хәләл буенча белгеч күпкырлы һәм тирән мәгълүматлар җиткерәчәк. Ул Казан шәһәре кибетләрендә азык-төлек сатып алганда игътибар юнәлтү кирәк булган моментларга игътибар бирәчәк. Шул исәптән ашамлыклар сайлаганда аның составына игътибар итеп, тыелган (хәрам) кушылмаларны табарга өйрәтәчәк: алар ит эшләнмәләрендә, сөт ризыкларында, төрле тәм-томда, соусларда һәм башкаларда булырга мөмкин. Семинар иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр (9.00-18.00) узачак.

Лекцияне хатын-кызлар аерым залда тыңлый ала. Моннан тыш, төшке аш һәм кофе-брейк оештырылачак, шулай ук лекция материалын истә калдыру һәм үзләштерү өчен гамәли биремнәр башкару каралган.

 

Дум РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев