Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның сайлау участокларына 200 тонна азык-төлек китерәләчәк

Шәһәрлеләр продукцияне ваклап сату бәяләреннән 20% ка түбәнрәк бәядән сатып алачак.

  •  
  •  

ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә, 8 сентябрьдә, Казанның 170 сайлау участогында ярминкәләр оештырылачак. Мәйданчыкларда азык-төлек продуктлары һәм көнкүреш химиясе ваклап сату бәясеннән 5—20% ка түбәнрәк булачак.

Сайлау участокларына барысы 193 тоннадан артык товар кайтарылачак, шул исәптән 21 тонна карабодай, 16 тонна макарон, 35 тонна он, 71,4 тонна шикәр, 23,6 мең банка куертылган сөт, 32,5 мең данә тушенка, 32,5 мең шешә көнбагыш мае, 7 мең төргәк чәй һәм башка продукция.

Исегезгә төшерәбез, якшәмбе көнне казанлылар 463 сайлау участогында тавыш бирә алачак, шуларның 28е вакытлыча булу урыннарында урнашкан. Шәһәрнең яшь кешеләре өчен 20 эре мәйданчыкта аниматорлар, мастер-класслар, уеннар һәм ярышлар белән интерактив программа оештырыла. Тавыш бирүчеләр арасында 12 смартфон һәм бер Lada Vesta автомобиле уйнатылачак. Конкурста Татарстан гаиләләре катнаша ала.

Моннан тыш, 8 сентябрьдә «Казан» Гаилә үзәге каршында концерт булачак, аның хедлайнерлары «Моя Мишель», Niletto, Dabro, татар артистлары Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Иркә һәм башкалар булачак. Кергәндә «Всей семьей на выборы» дип язылган беләзек күрсәтергә кирәк булачак. Аны тавыш бирүдән соң тапшырачаклар. Шул ук беләзекләр буенча җәмәгать транспортында бушлай йөрү каралган.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев