Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның “Наташа” хосписында намаз уку бүлмәсе ачылды

Казан шәһәренең “Наташа” хосписында рәсми рәвештә намаз уку бүлмәсе ачылышы тантанасы узды.

Әлеге чарада Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе, “Наташа” хосписының генераль директоры Владимир Вавилов, Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов, “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин, Казан епархиясе вәкиле, иеромонах Роман (Модин), хоспис хезмәткәрләре, иганәчеләр, медицина персоналы һәм башкалар катнашты.

Намаз бүлмәсен ачу тантанасында Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин гыйбадәт кылу бүлмәсен булдыру өстендә эшләүчеләргә – медицина-социаль учреждение җитәкчелегенә һәм коллективына, хәйриячеләргә ихлас рәхмәтен белдерде. Бу намаз бүлмәсе пациентларга, аларның якыннарына һәм дусларына зур бүләк булды. “Наташа” хосписында мөселманнар һәм православие динен тотучылар өчен гыйбадәт бүлмәләре Владимир Владимирович Вавиловның башлангычы белән булдырыла. Аның тырышлыгы белән хоспис бинасында намаз бүлмәсе (мүсаллә) һәм часовня эшләнә, бирегә кереп гыйбадәт кылырга, җаныңа тынычлык табарга мөмкин, шулай ук авыруларның хәлен белергә имам Ирек хәзрәт һәм атакай Роман килә.

Намаз уку бүлмәсен җиһазландыру эшләре “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм битараф булмаган дин кардәшләр тарафыннан башкарылган.

Намаз уку бүлмәсенең гомуми мәйданы – 80 квадрат метр һәм ул якынча 50 кешене сыйдыра. Биредә ир-атларга һәм хатын-кызларга намаз уку өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Тәһарәт алу өчен уңайлыклар бар. Бүлмәгә зур келәм (намазлыклар), минбәр, шәмаилләр урнаштырылды.

Намаз уку бүлмәсе белән “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм имам Рәдиф хәзрәт Гайнетдинов җитәкчелек итә. Ул биредә атнасына ике тапкыр хоспистагы пациентлар белән очрашулар үткәрә, Коръән укый, дога кыла. Хосписта имам авыруларның якыннарын аерым билгеләнгән бүлмәдә кабул итә.

Шунысы игътибарга лаек, академик Королев урамы, 87нче йорт адресы буенча урнашкан хосписта да намаз уку бүлмәсе эшли. Аңа имам буларак Марсель хәзрәт Мөхәммәтҗанов йөри. Камил хәзрәт белән очрашудан файдаланып, Владимир Владимирович Ирек хәзрәтнең, Рәдиф хәзрәтнең, Марсель хәзрәтнең, шулай ук активист Майя Борһанованың авыру пациентларга рухи ярдәм күрсәтүдәге тырышлыкларын билгеләп үтте.

Бүген Мөфти яңа мүсалләгә дини әдәбият бүләк итте. Моннан тыш, пациентлар өчен Татарстан мөфтиятеннән куен кесәсенә сыешлы догалыклар һәм Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондыннан авыруларны карау өчен кирәкле гигиена әйберләре тапшырылды.

Аннары мүсалләдә Ирек хәзрәт Җиһаншин азан әйтте, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче җәмәгать намазын үткәрде.

Әлеге чара кысаларында “Наташа” хосписы генераль директоры Владимир Вавилов биредә экскурсия үткәрде: кунаклар хосписның күпфункцияле комплексы һәм мөмкинлекләре белән таныша алдылар, пациентлар белән аралашты. Мөфтигә православие динендәгеләр өчен гыйбадәт бүлмәсен, пациентлар палатасын, хушлашу залын, азык-төлек блогын, авыруларның туганнары өчен кунакханә номерларын, тоз бүлмәсен һәм авыру сугышчыларны тернәкләндерү залын күрсәттеләр.

Хоспис рәсми рәвештә Рамазан аеның 26нчы көнендә (2024нче елның 5нче апрелендә) ачылды.

 

Дум РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев