Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның 8 тукталышында кояш батареялары белән тукланучы мәгълүмат таблолары урнаштырылды

Җиһазлар планлаштырылган вакыттан алда тоташтырылган.

Казанда 8 җәмәгать транспорты тукталышында кояш батареялары белән тукланучы мәгълүмат таблолары урнаштырылган. Ел ахырына кадәр тагын 48 ике юллы экранны тоташтыру планлаштырыла, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты.

 

Таблоны 1 нче апрельгә урнаштырырга планлаштырганнар, әмма иртәрәк башкарып чыгарга мөмкинлекләре туган. Яңа җиһазлар «Гуманитар институт» (ике юнәлештә дә), «Голубятников», «Дружба», «Лаврентьев», «Попов», «Миңнуллин», «Карбышев» тукталышларында пәйда булды. Шәһәрдә кояш батареялары белән тукланучы 24 мәгълүмат таблосы эшли. Аларны урнаштыру урыннары пассажирларның мөрәҗәгатьләре буенча сайланган.

Исегезгә төшерәбез, Казандагы һәр дүртенче тукталыш мәгълүмат таблосы белән җиһазландырылган, аның ярдәмендә пассажирлар җәмәгать транспорты килү вакыты турында белә ала. Шәһәрдә барлыгы 1422 тукталыш бар.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев