Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның Үзәк стадионында «Электр самокатлары йөртү мәктәбе» дәресләре узачак

Теоретик һәм практик укулар барлык теләүчеләр өчен оештырыла.

 Казанның Үзәк стадионында «Электр самокатларын йөртү мәктәбе» дәресләре оештырылачак. Барлык теләүчеләр инструктаж уза һәм самокатларның эчке төзелеше турында белә, шулай ук практик күнекмәләр ала алачак.

 

«Электр самокатларын йөртү мәктәбе» ике көн эшләячәк: 3 нче июньдә – 12:00 дән 20:00 гә кадәр, 5 нче июньдә – 14:00 дән 21:00 гә кадәр. Чатырның урнашу урыны –Ташаяк ур., 2 (ориентир – парковка). Тренировка мәйданчыгында администратор, ике промоутер һәм өч тренер эшләячәк. Дәресләр биш кешегә кадәр төркемнәрдә оештырыла, моның өчен 15 электр самокаты бүлеп биреләчәк. Бер дәреснең озынлыгы 15 минутка кадәр барачак.

«Электр самокатларын йөртү мәктәбе» проекты иң беренче чиратта социаль юнәлешкә ия, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм электр самокатларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен пропагандалауга, транспорт чараларын йөртүнең культурасын һәм куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Дәреснең нәтиҗәләре транспорт инфраструктурасының куркынычсызлыгына, нәтиҗәлелегенә һәм үтемлелегенә йогынты ясаячак», – дип билгеләде Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты башлыгы Әмир Сафин.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев