Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның Вишневка бистәсендә котыру авыруы буенча карантин кертелде

Хәзер билгеләнгән чикләүләр хайваннар авыруының соңгы очрагыннан ике ай узганнан соң бетерелә.

 Казанның Вишневка бистәсендә бүгенге көннән котыру авыруы буенча карантин кертелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле указы республика җитәкчесе сайтында урнаштырылган.

«Казан шәһәренең Вишневка торак массивы территориясендә хайваннар котыру авыруы булганга, карантин урнаштырырга», – диелгән документта.

Карантин гамәлдә булган вакытта бистәдә йорт хайваннары белән сәүдә итү һәм аларны аннан читкә чыгару, кыргый хайваннарны тоту, авыру хайваннарны иткә сую һәм аларның сөтен куллану тыела. Моннан тыш, сәламәт хайваннарның сөтен аны пастеризацияләмичә сатарга һәм кулланырга, шулай ук дезинфекция үткәрмичә сәламәт хайваннарның тиреләрен һәм йоннарын тапшырырга ярамый.

Кирәкле чараларны гамәлгә ашыру өчен җаваплылык ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә йөкләнгән. Вишневка бистәсе территориясендә котыру авыруының соңгы очрагын теркәгәннән соң ике ай узгач кына, чикләү режимы гамәлдән чыгарыла.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның Чистай районында хайваннар котыру авыруының дүрт яңа очрагы ачыкланган.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев