Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанның җәмәгать транспортында шәһәр тарихы турында татар һәм рус телләрендә аудиогид эшли башлаячак

Татарстан башкаласында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башланган проектларны тормышка ашыру дәвам итә.

 Казанның җәмәгать транспортында шәһәр тарихы турында татар һәм рус телләрендә аудиогид эше оештырылачак. Эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, хәзер әлеге аудиогидны биш автобус маршруты өчен ясыйлар.

Шәһәр халкы һәм кунаклары җәмәгать транспортында барганда Казан микрорайоннары тарихы, тарихи биналар, урам атамалары, халык топонимнары, ландшафтлар, парклар һәм табигый зоналар, мемориаль такталар һәм һәйкәлләр; шәһәр легендалары, традицияләре, вакыйгалары; истәлекле урыннар, танылган шәхесләр, социаль инфраструктураның мөһим объектлары һәм мәдәният учреждениеләре турында белә алачак.

Г.Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия белән берлектә эшләнә торган әлеге проектны тормышка ашыруга метрода 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында йөри башлаган «Туган телләр поезды» илһамландырган. Ул бик күп уңай бәяләмәләр алган. 

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында үткәрелгән тематик чаралар мөһим төшенчәләр турында искә төшерә, аларга игътибарны юнәлтергә һәм яңа проектларны эшләтеп җибәрергә ярдәм итә», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.

Ул узган ел күп кенә кызыклы проектлар гамәлгә ашырылуын искәртте. «Аларның барысына да шәһәрлеләр игътибар күрсәтеп, җылы каршы алды. Бу – безнең өчен әлеге проектларның дәвамын табачагына мөһим сигнал», - дип өстәде И.Метшин.

Шәһәр башлыгы Башкарма комите җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага тематик проектлар өчен яңа идеяләр һәм мөмкинлекләр табарга кушты.

Әйтик, татар телендә хореография һәм спорт дәресләре сериясе буларак эшли башлаган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын гамәлгә ашыру инде хәзер үк дәвам итә. Быел шәһәрнең 20 мәктәбендә танылган хореографлар укучыларны татар биюе хәрәкәтләренә өйрәтә.

Шулай ук Казанның 20 мәктәбендә «Сөйлә» проекты гамәлгә ашырыла – актерлар һәм алып баручылар укучыларны оратор сәнгате алымнарына һәм әдәби әсәрләрне сәнгатьле укырга өйрәтә. Уку елы ахырында ике проект та 180 нче номерлы гимназиядә иҗади тамаша белән тәмамланачак.

Узган атнада TED-конференцияләр форматында балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча нәтиҗәле методлары буенча өченче семинар узды. «Февральдән апрельгә кадәр семинарларда 1500 гә якын кеше – Казанның балалар бакчалары тәрбиячеләре, методистлары һәм мөдирләре катнашты, – дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – Семинарлар тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булды. Былтыр бу семинарлар мәктәп педагоглары өчен үткәрелде».

Казан метрополитенында татар теленә өйрәтүче видеороликларны трансляцияләүне дәвам итәчәкләр. «Бу кыска видеороликлар – телне өйрәнергә теләүчеләр өчен тиз һәм уңайлы интенсив», - диде Г.Сәгыйтова. Аның сүзләренчә, хәзер яңа видеороликлар әзерләү дәвам итә.

Планнарда 2023 елда – Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында, 2024 елда Дәрвишләр бистәсендәге Сәид-Галиев исемендәге мәдәният йортында һәм Юдино бистәсендәге Тимерьюлчылар мәдәният йортында балалар татар театр студияләрен ачу. Быел Казан Мэры патронажы астында «Апуш» дип исемләнгән беренче студия ачылды. Кастингны Казаннан һәм Татарстанның башка районнарыннан 9-15 яшьлек 100 гә якын укучы узды.

«Бүген туган телләргә багышланган чаралар кысаларында шәһәрдә «Әйдә, шаярт!» шаяннар һәм тапкырлар клубының Казан лигасы уеннары, нәфис сүз осталары конкурслары, «Сәйяр» мәктәп театр студияләре фестивале, тәрҗемәчеләр конкурслары, олимпиадалар, әдәби-музыкаль программалар, концертлар, спектакльләр күрсәтүләр, тематик дәресләр, интерактив экскурсияләр, рәссамнар эшләре күргәзмәләре уза. Әлеге проектлар озын гомерле булыр һәм ел саен узар дип өметләнәбез», – дип йомгак ясады Г.Сәгыйтова.

 

Дмитрий Никитин

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев