Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казаннан Антальяга баручы туристлар өчен чартер рейслары ачылды

Казаннан Антальяга чартер туристик рейслар ачылды. Очышлар атнасына җиде көндә көненә ике тапкыр башкарыла, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте.

«Антальяга очып китү 2.30 һәм 15.10 сәгатьләрдә гамәлгә ашырыла. Май ахырында очып китүләр санын тәүлегенә өчкә кадәр арттыру планлаштырыла. Турларны туроператорлардан һәм турагентлыклардан сатып алырга була», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Turkish Airlines авиакомпаниясе Airbus A321 һәм Boeing 737-800 лайнерларында пассажирлар ташый, аларда 180 - 200 утыргыч бар.

Майның икенче яртысында Бодрум һәм Даламанга рейслар ачу планлаштырыла.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев