Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казаннан 142 укучы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының җиңүчеләре һәм призерлары булдылар

Бу узган ел белән чагыштырганда 27 кешегә күбрәк.

Казанның гомуми белем бирү уку йортларының 142 укучысы быел Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары булдылар. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов эшлекле дүшәмбе барышында хәбәр итте.

«Безнең укучыларыбыз олимпиадаларда тотрыклы рәвештә югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Ел саен Казан мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча өченче урында тора. Без Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышабыз. Әгәр мең балага карата нәтиҗәләр статистикасын өйрәнсәк, Татарстан башкаласы тотрыклы рәвештә алда бара», – дип ассызыклады шәһәр Мэры Илсур Метшин. Аның сүзләренә караганда, Казанда мәктәп укучыларын олимпиадага әзерләүгә аерым игътибар бирелә: педагоглар балалар белән системалы рәвештә эшли.

Татарстан башкаласында мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы 22 фән буенча онлайн-форматта һәм 9 фән буенча офлайн-форматта узган. Укучыларның биремнәрне дистанцион режимда ни дәрәҗәдә объектив башкаруы интернет-сервислар ярдәмендә бәяләнгән.

Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында 1,5 меңгә якын Казан укучысы катнашкан, шуларның 735 е җиңүле һәм призлы урыннар яулаган. Йомгаклау этабында 142 укучы җиңүче һәм призер булган. Бу узган ел белән чагыштырганда 27 гә күбрәк. И.Ризванов сүзләренә караганда, мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны ел саен арта бара. Иң күп призлы урыннарны укучылар хокук, экология, математика, тормыш иминлеге нигезләре, химия, сәнгать, информатика һәм җәмгыять белеме буенча яулаган.

Идарә башлыгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында җиңү югары уку йортына ташламалы керү мөмкинлеге бирә, дип искәртте. Җиңүчеләр һәм призерлар югары уку йортларына, олимпиадаларның профиленә туры килә торган белгечлекләр яки әзерлек юнәлешләре буенча имтиханнар тапшырмыйча гына керә ала.

Югары уку йортына ташламалы шартларда керүнең тагын бер мөмкинлеге – максатчан программа.

Инде 77 чыгарылыш сыйныф укучысы педагогларны максатчан әзерләү юнәлеше буенча үз документларын тапшырган. «Укуларын тәмамлангач, без студентларны Казан мәктәпләрендә эшкә урнашу өчен көтәбез», – дип ассызыклады И.Ризванов һәм, беренче курстан башлап, студентлар киләчәктә эшләячәк мәгариф оешмасы белән тыгыз элемтәдә торачагын билгеләп үтте. Алар өчен ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия каралган.

Максатчан программа мәҗбүри эшкә урнашуны һәм әзерлек юнәлеше буенча кимендә биш ел эшләүне күздә тота. Хәзер мондый программа буенча 142 студент белем ала.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев