Казанлыларны Зәңгәр күлләрнең яр буе территориясен чистарту акциясенә чакыралар
Экология акциясенә 24 июльдә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
24 июль көнне Казан халкы Зәңгәр күлләрнең яр буе территориясен чистарту акциясендә катнаша ала. А.А. Леонов исемендәге Су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары сулыклар төбеннән чүп-чар җыячак.
Күлләрне чистартуга кушылырга теләүчеләр өчен 9:00 сәгатьтә УНИКС баскетбол клубы бинасыннан (Нужин урамы, 2/2) күлләргә кадәр трансфер — автобус оештырылачак. Катнашучыларга алдан +7(996)121-63-45 телефоны буенча WhatsApp мессенджерында теркәлергә кирәк.
Экология акциясе 10:00 сәгатьтә башлана. Активистларга перчаткалар һәм капчыкларны урында бирәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Рус география җәмгыятенә сылтама белән Казан мэриясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев