Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанлыларга никахны Түбән Кабан күле яр буе һәм Юнысов мәйданында теркәргә рөхсәт итәләр

Татарстан башкаласында ЗАГС органнарына никахларны «Казан» милли-мәдәни үзәгендә теркәүне тыярга телиләр. Аның урынына никахларны тантаналы шартларда рәсмиләштерү өчен өч яңа мәйданчык барлыкка киләчәк, диелә Башкарма комитетның карар проектында.

Искәртеп узабыз, 2018 елда кабул ителгән карар буенча Казанда шәһәр территориясендәге биш мәдәни-күңел ачу учреждениесе һәм иҗтимагый киңлектә никахны тантаналы рәвештә теркәргә рөхсәт ителә:

— Казан Ратушасы;

— «Казан» милли-мәдәни үзәге;

— «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәге;

— Горки-Әмәт урманы территориясе һәм Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы.

Әгәр үзгәрешләр кабул ителсә, документта «Казан» милли-мәдәни үзәге урынына «»Иске шәһәр» префектурасы территориясе (Түбән Кабан күле яр буе, Юнысов мәйданы, Зәйни Солтан урамындагы сквер») күрсәтеләчәк.

Документ 8 ноябрьгә кадәр коррупциягә каршы экспертиза узачак.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев