Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанлылар «ЗаБег.РФ» бөтенроссия ярыммарафонына кушыла ала

Спорт фестивалендә 4 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.

Казанда 19 нчы майда «ЗаБег.РФ» VIII Бөтенроссия ярыммарафоны узачак. Спортчылар 1, 5, 10 һәм 21,1 км дистанцияләргә йөгерә алачак. Спорт фестивале 4 меңгә якын кешене берләштерер дип планлаштырыла. Катнашу өчен теркәлү ачык

 

Җанатарларны һәм спортчыларны концерт программасы, балалар өчен күңел ачулар һәм башка активлыклар көтә. Шулай ук ял итү өчен аерым зона оештырылачак.

Трассалар Кремль яр буеннан узачак. Урыннарда полиция, ЮХИДИ, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм табиблар кизү торачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Ярыммарафон нәтиҗәләре буенча илнең иң йөгерек башкаласы аталачак. Җиңүче шәһәр өч критерий буенча билгеләнә: шәһәрнең барлык катнашучылары үткән дистанциянең уртача күрсәткече, шәһәрнең гомуми халкы санына карата катнашучылар санының нисбәте һәм катнашучыларның уртача йөгерү тизлеге. Казан әлеге титулга ике тапкыр – 2017 һәм 2018 елларда ия булган иде.

«ЗаБег.РФ» – Россиядә синхронлы старт белән беренче ярыммарафон, ул ел саен илнең барлык субъектларында уза. Быел Казанда чара TIMERMAN командасы тарафыннан оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында башка спорт чараларына да, шул исәптән «Төнге Казан» йөгерешенә, Казан милли ярыммарафонына һәм Казан марафонына теркәлү ачык. Шәһәрдә алда торган чараларга әзерлек инде башланды.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев