Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанлылар үзәк почта бүлегендә квалификацияле электрон имза рәсмиләштерә алалар

Мондый имза белән документларны онлайн расларга мөмкин булачак.

Казанның үзәк почта бүлегендә (Кремль ур., 8) квалификацияле электрон имзаны рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. Хезмәттән юридик затлар да, физик затлар да файдалана ала.

Электрон имза теләсә нинди документларны бастырмыйча гына, онлайн расларга мөмкинлек бирә. Аның ярдәмендә хезмәт килешүләре төзергә, документларны югары уку йортларына һәм судларга җибәрергә, патентлар алырга һәм кредитлар рәсмиләштерергә мөмкин, дип ачыклык кертә «Россия почтасы» матбугат хезмәте.

Оешмалар өчен квалификацияле электрон имза электрон документ әйләнешен кулланырга мөмкинлек бирәчәк, мәсәлән, салым инспекциясенә отчетларны дистанцион рәвештә тапшырырга. Квалификацияле электрон имза шулай ук онлайн-кассалар белән эшләүчеләр яки электрон мәйданчыкларда сатуларда катнашучылар өчен кирәк.

Хезмәттән почта элемтәсе бүлегенең эш көннәрендә файдаланырга була: дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне – 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр. Якшәмбе – ял көне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев