Бер атна эчендә шәһәрдә 183 малай һәм 180 кыз туган.
Узган атнада, 16 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр, Татарстан башкаласында 363 бала туган: 183 малай һәм 180 кыз.
Малайларга еш кына Раян, Артем, Марк, Алим, Әмир, Эмир, Макар, Камил, Мирон, Кәрим исемнәре биргәннәр, ә кызларны Варвара, Ясминә, Алисә, Ева, Әминә, Эмилия, Айлин, Айлинә, София, Софья дип атаганнар.
Малайларга Аят, Таир, Самуил, Ян, Марс, Иннокентий, Илнат, Әскәр, Байрас, Илай, Кирьян, Зәйд исемнәре биргәннәр, ә кызлар Анабелла, Ария, Имина, Алика, Клементина, Аврора, Елизавета, Злата, Сара, Камалия исемнәре алган.
Шулай ук узган атнада Казанда 333 никах теркәлгән, дип хәбәр итә шәһәрнең ГХАТ идарәсе.
kzn.ru
Нет комментариев