Казанлылар үз балаларын Таймия, Дэлия, Илдана, Микей, Арес дип атаганнар
7 апрельдән 13 апрельгә кадәр шәһәрдә 417 бала туган.
Узган атнада, 7 апрельдән 13 апрельгә кадәр, Татарстан башкаласында 417 сабый: 216 малай һәм 201 кыз дөньяга килгән. Баланың минималь авырлыгы 1260 грамм, максималь авырлыгы 4620 грамм тәшкил иткән, – дип яза Казан мэриясе.
Балаларны еш кына Аяз, Камил, Марк, Александр, Матвей, Булат, Әмир, Радмир, Тимур, Михаил, Мирон, Сафия, Ясминә, Әминә, Ева, София, Айлин, Камилә, Асель һәм Арина дип атаганнар.
Иң сирәк исемнәр булып Микаил, Эльвир, Тим, Акилл, Никанор, Арес, Адэль, Малик, Тәнзилә, Аристарх, Микей, Рәшид, Таймия, Аврелия, Айдина, Дэлия, Аяна, Розалия, Илдана, Рания, Райхан, Лаиян, Нурания һәм Айсель танылды.
Шул ук чорда шәһәрдә 147 пар никахлашкан, дип хәбәр иттеләр ЗАГС идарәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев