Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанлылар «УРАМ» экстрим-паркы янында эшкәртү өчен икенчел чимал тапшыра ала

Мобиль пункт 26 нчы майда эшләячәк.

26 нчы майда Казансу елгасы яр буенда икенчел чимал кабул итәчәкләр. Акция уздыру вакытында Миллениум күпере астындагы парковканы ачу планлаштырыла.

Калдыкларны кабул итү мобиль пункты 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр эшли. Биредә пластик, макулатура, техника, металл, фольга тапшырып булачак – фракцияләрнең тулы исемлеге сылтама буенча бастырылган.

 

Бу көнне аудио- һәм видеокассеталар, батареялар, пластик уенчыклар, лампалар, дарулар һәм башка фракцияләр кабул ителмәячәк.

Акция «УРАМ» экстрим-паркы янында, Миллениум күпере астындагы парковкада узачак, дип хәбәр итте оештыручылар. Ул Казан мэриясе, шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе, «ЭкоТехнологияләр» компаниясе ярдәме белән үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, алга таба эшкәртү өчен икенчел чималны көн саен Васильченко урамы, 6 адресы буенча урнашкан МПС-1 (чүп төяү станциясе) янындагы «Җыю ноктасы» пунктында тапшырырга мөмкин. Пункт 7:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшли. Биредә 39 фракция кабул ителә, алар соңрак Россиянең төрле шәһәрләренә җибәрелә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев