Казанлылар ТР Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак
Республикада

Казанлылар ТР Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак

Акция 7 нче майда уза.

Сишәмбе, 7 нче майда, казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.

 

Түбәндәге учреждениеләргә керү ирекле булачак:

Габдулла Тукай әдәби музее

А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее

В.И.Ленин музей-йорты

Муса Җәлил музей-фатиры

Е.А.Боратынский музее

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры

Каюм Насыйри музее

Экскурсияләр, мастер-класслар, музей программалары прейскурант буенча түләнә, дип хәбәр иттеләр музейның матбугат хезмәтендә.

 

kzn.ru


Нет комментариев