Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанлылар «Тоталь диктант»та белемнәрен тикшерә алачак

ТР башкаласында акциядә катнашучылар 200 дән артык мәйданчыкта грамоталылыгын тикшерәчәк.

Татарстанда «Тоталь диктант»та катнашу өчен теркәлү башланды. Агарту акциясе 8 нче апрельдә 1 меңнән артык мәйданчыкта узачак, аларның 200 гә якыны Казанда – китапханәләрдә, югары уку йортларында, мәдәни үзәкләрдә, музейларда һәм башка урыннарда урнашачак. Шулардан 50 се барлык теләүчеләр өчен ачык булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Быел Казанда «Тоталь диктант» үткәрүнең төп мәйданчыклары булып А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәге, ТР Милли китапханәсе һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты тора. Текстны актерлар, җырчылар, блогерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре укыячак. 

Диктантны кайсы да булса мәйданчыкка барып язар өчен, сылтама буенча теркәлергә кирәк. 

Исегезгә төшерәбез, булачак диктант өчен текст авторы – язучы, журналист, «Зур китап», «Милли бестселлер» һәм НОС премияләре номинанты Василий Авченко. Эшләрне әйдәп баручы эксперт-филологлар тикшерәчәк. 

Татарстанда акцияне ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән ТРның «Мәдәният һәм диалог үзәге» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә ТРның Рус милли-мәдәни берләшмәсе оештыра.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев