Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанлылар Кремльнең Гавами урыннарында «Тоталь диктант» яза алачак

Акциядә катнашучылар өчен ТР башкаласының музей комплексы тупланмасыннан төзелгән күргәзмә буенча экскурсия үткәреләчәк.

8 нче апрельдә Казан Кремленең Гавами урыннары «Тоталь диктант» халыкара агарту акциясен үткәрү мәйданчыкларының берсе булачак. Чарадан соң теләүчеләр өчен ТР башкаласының музей комплексы тупланмасыннан төзелгән «Казан гасырлар аша» күргәзмәсе буенча экскурсия оештырачаклар.

«Тоталь диктант»ны 4 нче подъездда урнашкан беренче аудиториядә үткәрәчәкләр. Чара 14:00 сәгатьтә башлана. Акциядә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казан Кремленең матбугат хезмәте. 

Исегезгә төшерәбез, булачак диктант өчен текст авторы – язучы, журналист, «Зур китап», «Милли бестселлер» һәм НОС премияләре номинанты Василий Авченко. Аның хикәясе рус сәяхәтчесе, язучы һәм Ерак Көнчыгышны тикшерүче Владимир Арсеньев турында. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел акциядә 5,5 меңнән артык казанлы катнашты, Казанда 200 гә якын мәйданчык эшләде. Массакүләм диктантта төп хаталар аерымланган сыйфат һәм хәл фигыльләрне дөрес билгеләмәү, сүз тамырларында килгән басымсыз сузыкларны дөрес язмау булган.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев