Казанлылар балаларына Зиннур, Айхан, Радмила, Аделаида сирәк исемнәре биргән
Бер атна эчендә ТР башкаласында 307 бала туган.
Узган атнада, 21 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр, Татарстан башкаласында 307 бала дөньяга килгән: 156 малай һәм 151 кыз.
Сабый малайларга еш кына Даян, Лев, Егор, Аяз, Роман, Кирилл, Алан, Әмир, Кәрим, Эмир танылган исемнәре биргәннәр, ә кызларны Кира, Әминә, Мәрьям, Ясминә, Виктория, Камилә популяр исемнәре белән атаганнар.
Малайларга Айхан, Ризван, Сабир, Зиннур, Ремаль, Адәм исемнәре сирәк кушканнар, ә кызлар арасында Радмила, Хәят, Аяна, Аделаида, Хәнифә, Алеся, Риналия исемнәре сирәк очрый.
Шул ук чорда 194 пар никахлашкан, дип хәбәр итә шәһәрнең ГХАТ идарәсе.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев