Бер атна эчендә ТР башкаласында 389 бала туган.
Узган атнада, 23-29 нчы гыйнварда, Татарстан башкаласында 389 бала туган: 195 малай һәм 194 кыз. Иң зур авырлыктагы бала 4620 грамм булган, иң аз авырлыктагысы – 950 грамм.
Казанлылар балаларына Самат, Әмирхан, Тимофей, Әминә, Екатерина һәм Амелия исемнәрен аеруча да яратып кушканнар. Сирәк исемнәр арасында Нәзир, Тихомир, Всеволод, Божена, Анита һәм Лерика булган.
kzn.ru
Нет комментариев