Узган атнада Татарстан башкаласында 383 бала туган.
Узган атнада, 10 нчы октябрьдән 16 нчы октябрьгә кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү хезмәтенең Казан бүлекләрендә 383 бала – 196 малай һәм 187 кыз тууы теркәлгән.
Туган вакытта иң кечкенә авырлыктагы бала 870 грамм булган, максималь авырлыктагысы – 4780 грамм, дип хәбәр иттеләр Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү хезмәте идарәсендә.
Казанлылар үз балаларына кушкан иң популяр исемнәр: Арслан, Матвей, Әмир, Кәрим, Василиса, Кира, Варвара, Мария. Узган атнада яңа туган сабыйларга кушылган сирәк исемнәр: Идрис, Айдан, Варис, Ольга, Таисия, Нәҗибә.
Шул ук чорда шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү хезмәте бүлекләрендә 351 пар үзләренең гаиләләрен рәсмиләштергән.
kzn.ru
Нет комментариев