Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанлылар авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатын-кызлар өчен әйберләр тапшыра ала

«Умиление» үзәгендә биләүсәләр, ползуноклар, балалар катнашмалары, көнкүреш химиясе һәм башка предметлар кабул ителә.

Казанда «Ләкләк өчен кәрҗин» хәйрия акциясе дәвам итә. Анда катнашучылар авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатын-кызлар өчен әйберләр һәм көнкүреш химиясе тапшыра ала.

 

Кирәкле предметлар арасында акушерлык җыелмасы, биләүсәләр, кечкенә балалар киемнәре, дымлы салфеткалар һәм гигиена чаралары, су өчен термометр, даруханә үләннәре, подгузниклар, балалар катнашмалары, яңа туганнар өчен конверт һ.б. бар. Тулы исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Предметлар Иоанно-Предтеченский ир-атлар монастыре территориясендә урнашкан гуманитар складта (Бауман урамы, 1/2) кабул ителә. Эш графигы: сишәмбе-шимбә көннәрендә 11:00 дән 16:00 гә кадәр. Белешмәләр өчен телефоннар: 7(962)556-76-19; 7(843)216-76-19.

Акцияне «Умиление» аналарны яклау үзәге уздыра, дип хәбәр иттеләр Казан епархиясе матбугат хезмәтендә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев