Бу көнне учреждение үзенең 129 еллыгын билгеләп үтә.
ТР Милли музееның 129 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан бу айда учреждение филиалларына бушлай керү көне 5 нче апрельгә күчерелә. Бу хакта музейның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары түбәндәге музейларга бушлай керә алачак:
- Габдулла Тукай әдәби музее
- А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее
- В.И.Ленинның музей-йорты
- Муса Җәлилнең фатир-музее
- Е.А.Боратынский музее
- 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей мемориалы
- Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры
- Каюм Насыйри музее
Экскурсияләр, мастер-класслар, музей программалары прейскурант буенча түләнә.
kzn.ru
Нет комментариев