Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казандагы «СоТворение» фестиваленә 100 меңгә кадәр кеше килергә мөмкин

Чарага ил эчендә генә түгел, чит илләрдә дә кызыксыну күрсәтәләр

«СоТворение» музыкаль фестиваленә 100 меңгә кадәр тамашачы килергә мөмкин. Бу хакта матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

«Минемчә, без 100 меңгә якын кунакны җыячакбыз. Фаразлау авыр, әмма шул ук вакытта без кызыксынуның барлыгын төгәл беләбез», - диде Азат Абзалов.

Аның сүзләренчә, фестивальгә илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә, чит ил дәүләтләре вәкилләре дә кызыксыну белдерә.

«СоТворение» фестивале Татарстан Республикасы башкаласында 8-9 нчы сентябрьдә узачак.

 

KZN.RU

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев