Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда зур этнографик диктантны 12 мәйданчыкта – китапханәләрдә, мәктәпләрдә һәм яшьләр үзәгендә язачаклар

3 нче ноябрьдән 8 нче ноябрьгә кадәр казанлылар этнографик белемнәрен офлайн һәм онлайн тикшерә алачак.

  •  
  •  

3-8 нче ноябрьдә Казан «Зур этнографик диктант» VII халыкара агарту акциясенә кушылачак. Үзеңнең этнографик белем дәрәҗәсен, Россия Федерациясендә яшәүче халыклар турындагы белемнәрне miretno.ru мәйданчыгында офлайн- һәм онлайн-форматта тикшерергә мөмкин булачак. 

Казанда «Зур этнографик диктант»ны 12 мәйданчыкта язарга мөмкин булачак: 

Үзәк китапханәдә, 13 нче, 20 нче, 26 нчы номерлы китапханә-филиалларында; 

70 нче, 171 нче мәктәпләрдә, 93, 37, 28, 21, 9 нчы гимназияләрдә, 23 нче лицейда; 

А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә. 

Диктант биремнәре 30 сораудан тора: регион өчен гомумфедераль уникаль өлешләрдән. Диктант язу өчен 45 минут вакыт бирелә. 

Акция Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан оештырылган һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев