Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда «Ышаныч» үзәгенең 7 яңа бүлеге барлыкка киләчәк

Филиаллар ачылганнан соң, үзәкнең гомуми мәйданы икеләтә диярлек артачак.

 Казанда балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенең 7 яңа бүлеге барлыкка киләчәк. Биналар Дәрвишләр бистәсендә, Юдино, Салават күпере, Идел буе һәм Совет районнарында сайлап алынган. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча хисап киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сөйләде.

Филиаллар ачылганнан соң, үзәк биналарының гомуми мәйданы ике тапкыр диярлек артачак – 1,8 мең кв.м 3 мең кв. м кадәр. Үзәк хезмәткәрләре саны якынча 70 кешегә артачак, хәзер «Ышаныч»та 112 хезмәткәр эшли, шуларның 86 сы – белгечләр.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә 2022 елның төп нәтиҗәләреннән берсе булып «Ышаныч»ның 10 бүлеген, шул исәптән ике яңа филиалны капиталь ремонтлау тора. Эшләр якынча 160 млн сумга башкарылган. Биналарда инженерлык коммуникацияләре алыштырылган, дизайн-проектлар нигезендә яңадан планлаштыру һәм гомумтөзелеш эшләре башкарылган. Бүлекләр хәзер аз хәрәкәтле кешеләр өчен дә яраклаштырылган. Капиталь ремонттан соң беренчеләрдән булып Мәскәү районында Коләхмәтов урамындагы бүлек ачылды. Яңартылган бинада Казан Мэры Илсур Метшин булды.

Узган ел «Ышаныч» үзәге психологлары хезмәтеннән 51,5 мең кеше файдаланган, белгечләр 7,4 мең шәхси консультация үткәргән. Үзәкнең ышаныч телефонына шәһәр халкыннан 16,4 меңгә якын шалтырату килгән. «Яшь гаилә мәктәбе»нә 170 пар мөрәҗәгать иткән, аларның яртысы никахларын саклап калган. Моннан тыш, консультацияләр җәй көне ике җәмәгать киңлегендә – Горки-Әмәт урманында һәм «Сосновая роща» паркында оештырылды. «Тыңлыйбыз» проекты кысаларында ике ел эчендә өч паркта барлыгы 119 консультация үткәрелгән.

Узган елдан «Ышаныч» белгечләре мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә бушлай психологик ярдәм күрсәтәләр. Моның өчен үзәктә шәхси һәм дистанцион консультацияләр уздырыла. Тәүлек әйләнәсендә шалтыратуларны +7(843)277-00-00 телефоны буенча кабул итәләр, шәһәр халкыннан барлыгы 2,5 мең шалтырату килгән. Ярдәм сорап психологка мобилизацияләнгән кешеләрнең 210 гаилә әгъзасы мөрәҗәгать иткән.

Яңа елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләргә ярдәм итү өчен психологик хезмәт оештыру, шулай ук «Цифрлы гигиена» проектында катнашучыларның колачын арттыру планлаштырыла, ул инде 5 ел яшүсмерләр һәм яшьләр белән эшләүче белгечләр, ТР балалар сәламәтләндерү лагерьлары әйдаманнары өчен гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, планнарда – татар телендә хезмәт күрсәтү.

Исегезгә төшерәбез, теләсә кайсы яшүсмер, «Вконтакте» социаль челтәрендәге хезмәт бергәлегендә яки телефон аша консультациягә язылып, белгеч белән шәхси сессиядә психологик ярдәм ала ала. Шулай ук ярдәм аноним рәвештә кайнар линия телефоннары буенча күрсәтелә: +7(843)277-00-00, +7(800)200-01-22. Балалар өчен ышаныч телефоны: +7 (843) 571-35-71.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев