Казанда XVII “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы узачак
2024 елның 16-18 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 400гә якын эре татар эшмәкәре катнашында XVII “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумын оештыра.
Форумда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә. Быел форум Казан шәһәрендә узачак.
Өч көнлек форум программасында катнашучылар өчен Менделеевск муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бару планлаштырылган. Сәнәгать объектларын карау һәм өйрәнү бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә. 18 ноябрь көнне «Kazan Palace by TASIGO» кунакханәсендә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы узачак. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашуы да көтелә.
Эшмәкәрләр өчен мәдәни программа да каралган. 16 ноябрь көнне «Кара Урман» фильмын карау планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев