Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда үзмәшгульләр саны биш ел эчендә дүрт тапкырга арткан

Бүгенге көндә шәһәрдә әлеге салым статусына ия булган 124,7 мең кеше исәпләнә.

Татарстан башкаласында 124,7 мең үзмәшгуль теркәлгән. Алардан быел мондый салым статусын 18 меңнән артык кеше рәсмиләштергән, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитетында.

2020 елдан бирле шәһәрдә үзмәшгульләр саны дүрт тапкырга диярлек арткан, ул вакытта ул 32,2 мең кешегә җиткән. 2021 елда шәһәрдә үзмәшгульләр саны 60,4 мең тәшкил иткән, 2022 елда — 84,2 мең, ә 2023 елда – 106,2 мең.

Мондый салым статусына ия кешеләр ярдәм чараларыннан файдалана ала. Алар турында тулырак KZN.RU порталы бүлегендә белергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда шәһәр мэры Илсур Метшин үзмәшгульләргә грантлар бүлеп бирү карарын кабул итте. 130 га якын кеше ярдәм алды. Аларга 12 млн сум җибәргәннәр. 2021 елда инде Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы грант конкурсы уздырган, аңа Казаннан 259 үзмәшгуль гариза биргән. 162 катнашучы 25,9 млн сумлык ярдәм алды.

Хәзер ТР башкаласыннан үзмәшгульләр үз товарларын Россиянең биш эре сату платформасында бушлай урнаштыра ала. Теләүчеләр беренчел консультация, шәхси кабинет булдыруда ярдәм һәм яраклы сәүдә мәйданчыгын һәм логистик схеманы сайлау өчен продукцияне анализлауда ярдәм ала.

Моннан тыш, үзмәшгульләргә шәһәр ярминкәләрендә сәүдә урыннары бушлай бирелә. 29—31 августта Бауман урамындагы «Мин — Татарстан» чарасында үзмәшгульләр 3 млн сум акча эшләгән. 120 җиһазландырылган сәүдә урынында татарстанлылар бизәнү әйберләре, кием-салым, косметика, тәм-томнар, сувенирлар һәм башка товарлар тәкъдим иттеләр. Ярдәм чараларын «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты буенча күрсәтәләр.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев