Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда узачак БРИКС уеннарында катнашуларын 50 дән артык ил раслаган

Бу хакта РФ спорт министры Олег Матыцин хәбәр итте.

БРИКС уеннарында катнашуларын 50 дән артык ил раслаган. Бу хакта Россия спорт министры Олег Матыцин хәбәр итте.

«БРИКС илләренең барысы да бу уеннарда катнашуларын раслады. Без ачык формат ясадык, шуңа күрә инде 50 дән артык дәүләт килүләрен раслады, 25 тән артык спорт төре булачак», – диде министр «Без бергә. Спорт» форумында.

БРИКС уеннары Казанда 11-23 нче июньдә узачак. Ярышларны ачу тантанасы 12 нче июньгә планлаштырылган. Ярышлар өчен шәһәрнең 17 спорт объекты җәлеп ителәчәк. Барлыгы 389 комплект бүләк уйнатылачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев