Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда татар телен өйрәнү буенча иң яхшы проектлар сайланачак

«Үз телем» конкурсында катнашуга гаризалар 30 нчы июньгә кадәр кабул ителә.

Татарстан башкаласында 30 нчы июньгә кадәр «Үз телем» конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә. Аның нәтиҗәләре буенча жюри татар телен өйрәнүгә багышланган иң яхшы проектларны билгеләячәк. Идеяләрне Казанда яшәүче укучылар, студентлар һәм 35 яшькә кадәрге яшьләр тәкъдим итә ала.

Конкурсантларга татар телен өйрәнүнең, яшьләр күзлегеннән чыгып караганда, нәтиҗәле, стандарт булмаган һәм өстенлекле ысуллары белән бәйле проектлар тәкъдим итәргә кирәк.

Килгән гаризалар арасыннан жюри әгъзалары финалистлар исемлеген төзеячәк. Шуннан соң финалга чыгучылар үзләренең проектларын тәкъдим итү этабына чакырыла.

Иң яхшы идея авторларына грантлар тапшырылачак. Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Конкурс балалар һәм яшьләр арасында татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча актуаль проектлар булдыруга, аларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Ул 2021 елдан бирле үткәрелә. 2023 елның иң яхшы проектлары: «Татар хатын-кызлары» дип исемләнгән татарча комикслар, «Нәҗип» график новелласы, «Сихри Казаным!» квест-променады һ.б.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев