Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Сөембикә манарасын һәм Алафузов театрын реставрацияләү проектларын әзерлиләр

Казанда берничә мәдәни мирас объектын, шул исәптән Сөембикә манарасын һәм Алафузов театрын реставрацияләү эшләре проектлары әзерләнә. Техник документта күрсәтелгән тагын ике бина Чистайда урнашкан. Мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Барлык объектларда эшләрнең гомуми бәясе 30 млн сумга якын тәшкил итә. Шушы сумманың 8 миллионы Сөембикә манарасын саклау проектын эшләүгә китәчәк. Белгечләргә объектның торышын бәяләргә, шул исәптән югалган өлешләрен билгеләргә, тарихи-архив мәгълүматларны һәм хәзерге тикшеренү материалларын исәпкә алып, реставрациянең эскиз проектын эшләргә, аны дәүләт экспертизасына әзерләргә һәм аны уңышлы үтәргә кирәк.

Моннан тыш, килешү нигезендә подрядчыга инженерлык эзләнүләре үткәрергә, ремонт-реставрация эшләрен башкару өчен җитәрлек проект документациясен әзерләргә һәм Казандагы объектларга экспертизаның уңай нәтиҗәсен алырга кирәк булачак. Аларга түбәндәге объектлар керә:

- Алафузов театры;

- 1922-1932 елларда композитор Солтан Габәши яшәгән йорт;

- 1934-1964 елларда галим-тел белгече, профессор Мөхәммәтхан Фазлуллин яшәгән бина;

- Пушкин урамындагы 1951 елда төзелгән 58 нче йорт;

- Җырчы һәм композитор Нияз Даутов яшәгән йорт (19561960);

- хатын-кызлар епархия училищесы, XIX гасыр.

Чистай районында эшләр XX гасыр башында төзелгән дини училище һәм хатын-кызлар гимназиясе биналарында җәелдереләчәк.

Эшләрнең заказчысы — Татарстан «Главстрой» оешмасы, финанслау чыганагы — республика бюджеты.

Эшләрне башкаручы килешүдә күрсәтелгән барлык эш этапларын 2024 елның 21 августына кадәр тәмамларга тиеш.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев