Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Сабантуйны бәйрәм итү урыннарына кадәр бушлай махсус автобуслар йөриячәк

Шәһәр халкына җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итәләр.

Сабантуй көнендә Казанда транспорт хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк, шулай ук махсус автобуслар йөриячәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Сабан туен 23 июньдә өч мәйданда – «Аккош» урман-паркында, Дәрвишләр бистәсендә һәм Мирный бистәсендә билгеләп үтәчәкләр. Мэр Илсур Метшин сүзләренчә, соңгы локациядә аеруча кеше күп булачак, чөнки анда Сабантуй белән бер үк вакытта БРИКС Уеннарын ябу тантанасы узачак. «Ыгы-зыгы оештырмас өчен, бушлай җәмәгать транспортында килергә үтенәбез», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы халыкка.

Мирный бистәсенең каенлыгына автобуслар дүрт тукталыш пунктыннан кузгалачак: «Җиңү проспекты метро станциясе», «10 микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармониянең концерт залы», «Глазунов урамы» («Теплоконтроль»). Шулай ук бәйрәм мәйданына 23 нче, 56 нчы рейс автобусларында һәм "Казан-1" станциясеннән электричкада барып җитәргә мөмкин булачак.

«Аккош» урман-паркына кадәр пассажирлар җыячак бушлай шаттллар ике адрес буенча билгеләнгән: «Ремплер торак массивы» (Залесная урамы) җәмәгать транспорты тукталышында һәм «Мегастрой» гипермаркеты парковкасында (Горький шоссесындагы 28 нче йорт), анда автомобильчеләр үз транспортын калдыра алачак. Шаттларга кадәр Горький шоссесы буенча йөрүче 36, 72, 46 номерлы автобусларда барып җитәргә мөмкин. Автомобильчеләр өчен «Заречье» һәм «Кояшлы» лагерьлары янында, шулай ук «Динамо» чаңгы базасы янында парковкалар оештыралар.

Дәрвишләр бистәсенең каенлыгына «В.Б.Шнепп исемендәге фәнни-тикшеренү институты» АҖ (Себер трактындагы 40 нчы йорт) парковкасыннан һәм «Мега» сәүдә үзәге парковкасыннан (Җиңү проспектындагы 141 нче йорт) бушлай шаттллар йөриячәк.

Юл хәрәкәтен оештыруда үзгәрешләр булачак. 22 июньнән 23 июньнең сәгать 17:00 гә кадәр Урман шәһәрчегеннән Ферма шоссесына кадәр автомобиль юлы буйлап берьяклы хәрәкәт оештырылачак. Бертуган Батталовлар урамы буйлап Оренбург трактына чыгу мөмкинлеге булган ике яклы хәрәкәт сакланачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев