Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Сабантуй быел өч мәйданда узачак

ТР башкаласы милли бәйрәм белән бер рәттән БРИКС Уеннарының һәм балалар фольклориадасын ябылу тантаналарын үткәрәчәк.

Казанда Сабантуй 23 июньдә өч мәйданда – Мирный бистәсенең каенлыгында, Дәрвишләр бистәсенең торак массивында һәм Аккош урман паркында узачак. Бәйрәм чаралары 9:30 да башлана. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Быел Сабантуйны бәйрәм итүнең үзенчәлеге шунда ки, ул БРИКС Уеннарының (ярышлар 12 июньнән 23 июньгә кадәр узачак) һәм Бөтенроссия балалар фольклориадасының ябылу тантаналарын берләштерәчәк (19 июньнән 23 июньгә кадәр булачак).

Сабантуйда театральләштерелгән пролог, узган ел кебек үк, IX-X йөзләрдәге Болгар дәүләтенең тарихына багышланачак. Спикер сөйләгәнчә, вакыйгалар легенда буенча борынгы дәүләтнең чик буе җирлегендә җәеләчәк. «Узган ел кебек үк состав. Бу тарихның дәвамы булачак», – дип ассызыклады Гүзәл Сәгыйтова. Бәйрәм программасында катнашучы артистлар өчен мәҗбүри таләпләр – милли киемнәрдән сәхнәгә чыгу һәм фонограммадан башка җырлау..

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев