Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Россия көнен бәйрәм итүдә Олег Газманов, «Земляне» һәм Pizza төркеме чыгыш ясаячак

И.Метшин шәһәр халкын бәйрәмгә чакырды, бүген гражданлык бердәмлеге һәм милләтара татулык бик мөһим, дип билгеләп үтте.

Казан халкы һәм кунаклары өчен Россия көненә 9-14 нче июнь көннәрендә узачак чараларның бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләделәр. Шәһәр халкын патриотик акцияләр, уеннар, әдәби кичәләр, «Халыклар дуслыгы» маршы, Татарстан иҗат коллективлары һәм Россия эстрадасы йолдызлары – Олег Газманов, Сергей Скачков, «Земляне» төркеме, Pizza төркеме чыгышлары белән этно-фестиваль һәм концертлар көтә. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне бәйрәмгә чакырды.

 

«Бу атнада әһәмиятле бәйрәм – Россия көне. Без илебез белән катлаулы чорлар кичерәбез. Моңарчы күрелмәгән басым ясала, санкция чаралары, күп ялган һәм фейклар кулланыла, һәм болар барысы да илдәге хәлне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән. Без әлеге катлаулы сынауларны үтәрбез дип ышанам. Хөкүмәт балалы гаиләләргә, бизнеска ярдәм итүнең яңа чараларын кертә. Тормыш күрсәткәнчә, Россия ныгый, без яңа шартларда яшәргә өйрәнәбез һәм дуслык җепләре тагы да ныгый. Мондый әһәмиятле көнне бәйрәм итү белән без дәүләтебезнең бердәмлеген күрсәтәбез. Бүген гражданлык бердәмлеге һәм милләтара татулык аеруча да мөһим», – дип ассызыклады И.Метшин эшлекле дүшәмбе вакытында.

 

 

«Россия көненә багышланган күп санлы патриотик чараларны мәдәният һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре әзерләде», – дип билгеләп үтте Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов. Бәйрәм алдыннан шәһәрдә триколор тасмаларын тарату буенча акция узачак. Волонтерлар шәһәр халкына аларны парк һәм скверларда, шулай ук Кремль яр буенда тапшырачаклар.

Россия көнен бәйрәм итү 9 нчы июньдә 18:30 сәгатьтә башлана. Бу көнне «Әкият» курчак театры каршындагы паркта «Мәдәниятне гамәлдән чыгарып булмый» дигән әдәби-патриотик кичә узачак, анда Казан шагыйрьләре һәм язучылары үз илебез авторларының әсәрләрен укыячаклар, ә La Primavera камера оркестры классиклар – П.Чайковский, С.Прокофьев, Г.Свиридов һ. б. әсәрләрен башкарачак.

10 нчы июньдә 11:00 сәгатьтә шәһәрнең һәр районында, паркларда, скверларда һәм ишегалларында танылган патриотик җырлар яңгыраячак концертлар узачак. Концерт программасы 11:00 сәгатьтә «Авангард» паркындаУрицкий паркында һәм «Крылья Советов» паркында, 17:00 сәгатьтә Совет мәйданында башланачак.

11 нче июньдә 15:30 сәгатьтә бәйрәм чаралары Кремль яр буенда дәвам итәчәк, анда «Халыклар дуслыгы» тантаналы маршы узачак. Чарада яшьләр оешмалары активистлары, милли-мәдәни автономияләр әгъзалары, студентлар берләшмәләре активы һәм Казанда белем алучы чит ил студентлары катнашачак. Марштан соң Кремль яр буенда «Милли-актуаль» яшьләр этно-фестивале ачыла. Анда катнашучылар милли эшләнмәләр һәм аксессуарлар сатып ала алачак.

 

 

12:00 сәгатьтә Казан Кремлендә «Созвездие-Йолдызлык» республика сәләтле балалар һәм яшьләр фестивале финалистларының зур бәйрәм концерты узачак.

«Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда кичке концерт программасы Россия көнен бәйрәм итүнең кульминациясе булачак, анда 18:00 сәгатьтә сәнгать осталары, ТР халык артисты Гүзәл Уразова, Россия эстрадасы йолдызлары – Сергей Скачков һәм «Земляне», Pizza төркемнәре чыгышлары башланачак.

Бу мәйданчыкта, «Без Россия гражданнары» акциясе кысаларында, укуда һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары булган яшь казанлыларга паспорт тапшырачаклар.

Төп бәйрәм мәйданчыгында төрле активлыклар булган зоналар эшләячәк. «Аквагрим станциясендә теләгән һәр кешегә Россия һәм Татарстан Республикасы әләмнәрен ясаячаклар. Сәнгать мәйданчыгында татар орнаменты элементлары белән зур рәсемне ясауда катнашырга мөмкин булачак. «Квест-карта» станциясендә казанлылар Казанның тарихи урыннары буенча маршрутлар төшерелгән зур идән картасында уйный алачак», – дип хәбәр итте А.Абзалов.

Россия көне 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак, аны «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буеннан һәм Игенчеләр сарае янындагы мәйданнан карап булачак.

 

 

Бәйрәм моның белән генә тәмамланмаячак. 14 нче июнь көнне 19:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында Россиянең халык артисты Олег Газманов һәм татар эстрадасы башкаручысы Марат Яруллинның концерты була. «Олег Газманов –Ватан патриоты. Безнең шәһәр һәм республиканың зур дусты. Казанлылар бу концертка бик теләп килер дип ышанам. Ул безгә дустыбыз буларак килә, концерт бушлай. Казанны һәм Татарстанны ярата, безгә килергә ярата, һәм казанлылар да аны үз итә», – дип билгеләде Казан Мэры.

Казанлыларны «Россия тәрәзәләре» һәм «Россия әләмнәре» федераль акцияләренә кушылырга һәм үз йортларының тәрәзәләрен патриотик рәсемнәр белән бизәргә, әләмнәр эләргә чакыралар. Бәйрәм фотоларын социаль челтәрләрдә бастырганда казанлылар #МыРоссия һәм #МыВместе хештегларын куллана ала.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев