Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Рауис Гәрәев һәм Сибгат Хәким урамнарында ике яңа мәктәп барлыкка киләчәк

Шулай ук быел шәһәрдә өч гомуми белем бирү учреждениесен капиталь ремонтлау планлаштырыла.

 Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбе вакытында хәбәр иткәнчә, ТР башкаласында быел «Мәгариф» милли проекты буенча ике мәктәп төзелеше планлаштырылган. Алар Рауис Гәрәев һәм Сибгат Хәким урамнарында урнашачак. «Без барлык проектларны да дәвам итәчәкбез – мәктәпләр һәм балалар бакчаларында агымдагы, капиталь ремонт тулы күләмдә башкарылачак, шул исәптән мәгариф учреждениеләре төзелеше дә», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

 

Шәһәр башлыгы шәһәрдә мәктәпләр төзү өчен 30 мәйданчык резервланган, алар уку йортларына ихтыяҗ зур булган районнарда урнашкан, дип җиткерде. «Мәктәпләр җитмәү турында безгә ата-аналар яза, бу хакта район башлыкларыннан, мәгариф идарәсеннән дә беләбез. Без ел саен ике-өч мәктәп төзибез һәм Идел буе федераль округында мәктәпләр төзү буенча абсолют лидер булып торабыз, бары Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына бездән алда бара», – дип билгеләде Илсур Метшин һәм бер мәктәп төзелеше якынча 1,5 млрд сум тора дип өстәде.

Шулай ук быел Казанда өч мәктәпне капиталь ремонтлау планлаштырыла, дип хәбәр итте Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты җитәкчесе Петр Королев. Шулай итеп, 131 нче номерлы лицейда азык-төлек блогының фундаментын һәм диварларын ныгыту, ашханәне капиталь ремонтлау, 173 нче номерлы мәктәптә һәм 18 нче номерлы гимназиядә түбә, фасад, инженерлык коммуникацияләрен һәм нигез ташларын капиталь ремонтлау планлаштырыла.

2022 елда мәдәни мирас объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча 73 нче һәм 98 нче мәктәпләрдә капиталь ремонт уздыру планлаштырыла. «Конкурс процедуралары бара, подрядчы оешма белән контракт апрель аенда төзелер дип көтелә», – дип хәбәр итте Петр Королев.

 

Алинә Бережная

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев