Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда өлкәннәр һәм балалар өчен бушлай рәсем дәресләре узачак

Алар ачык һавада үтәчәк.

1 нче июньдә ТР башкаласында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Рәсем яса, Казан!» акциясе узачак. Чарада балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Рәсем дәресләре ачык һавада оештырылачак.

 

Остазлар укучыларга натюрморт, пейзаж, натурадан карап ясау кебек популяр рәсем сәнгате жанрларын үзләштерергә ярдәм итәчәк. Барлык материаллар да урында биреләчәк.

РФ Социаль фондының ТР буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, катнашу – бушлай. Моның өчен сылтама буенча теркәлергә генә кирәк. Балалар өчен дәресләр җәй дәвамында үткәреләчәк.

Укучыларны ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее бинасы (Карл Маркс урамы, 64) ишегалдында көтәчәкләр. Үзең белән су һәм баш киеме алырга киңәш ителә.

Акция гамәлдә булган вакытта 3 меңнән артык кеше өчен 200 дән артык дәрес үткәрелгән.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев