Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Өлкәннәр декадасы: бушлай муниципаль музейлар һәм мунчалар, юбиляр гаиләләрне хөрмәтләү

Декада вакытында пенсионерларны бай эчтәлекле чаралар программасы көтә.

1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган традицион Өлкәннәр декадасы узачак. Бу көннәрдә пенсионерлар өчен махсус ташламалар гамәлдә була, шулай ук киң чаралар программасы планлаштырыла.

Шул рәвешле, 1-10 нчы октябрьдә Казанның барлык муниципаль музейларына өлкәннәр өчен бушлай керү оештырылачак. Алар В.П.Аксенов музеена, К.Васильев музеена, И.Зарипов галерея-студиясенә, Ә.Мәҗитов музеена, Б.Урманче музеена бушлай керә алачак.

Татарстан Республикасы Милли музее өлкән яшьтәге кешеләр өчен тематик экскурсияләр, музыкаль лекцияләр, мастер-класслар, шулай ук театральләштерелгән-костюмлы акцияләр белән «Язмышның гүзәл мизгелләре» дигән махсус бушлай программа әзерләде.

1 нче октябрьдә пенсия таныклыгын күрсәткән пенсионерларның барысы да Казан зооботаника бакчасына бушлай керә алачак.

Казанның ТКХ комитеты 1 нче октябрьдә пенсионерларга (картлык буенча) түбәндәге мунчаларда түләүсез мунча хезмәтләре күрсәтү эшен оештырачак: 5 нче номерлы (1 нче Май ур., 5), 9 нчы номерлы (Үзәк-Мариуполь ур., 49), 10 нчы номерлы (2 нче Юго-Западная ур., 30), Левченко бистәсе (Ютазы ур., 2), 12 нче номерлы (Товарищеская урамы, 27).

Декада вакытында Казанның туризмны үстерү комитеты ветераннарның иҗтимагый хәрәкәте активистлары өчен Социалистик көнкүреш музеена, Казан Кремленә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә экскурсияләр оештыра.

Барлык Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә алтын һәм бриллиант юбилярларны котлауга багышланган тантаналы чаралар планлаштырылган.

Өлкән яшьтәге урын өстендә ятучы ялгыз авырулар янына табиблар киләчәк.

Ә шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1 нче октябрьдә ялгыз пенсионерларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү буенча «Кешеләргә күңел җылысы бүләк итәбез», «Сезгә бездән рәхмәт», «Изгелек эшләргә ашыгыгыз», «Ветеран янәшәдә яши» акцияләре старт ала.

Шәһәр җәмәгать транспортында 1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр өлкәннәрне автоинформаторлар ярдәмендә котлаячаклар. Шәһәр предприятиеләрендә хезмәт коллективларында матди ярдәм күрсәтеп ветераннарны хөрмәтләячәкләр.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев