Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Ольга Иванованың «Бөек Урда» китабы тәкъдим ителде

Китапта Туктамыш хан белән Аксак Тимернең бәрелеше, Алтын Урданың таркала башлау вакыйгалары тасвирланган.

Татарстан Язучылар берлегенең рус язучылары секциясе җитәкчесе, язучы Ольга Иванованың XIV–XV гасыр вакыйгаларын чагылдырган «Бөек Урда» («Великая Орда») дигән китабы тәкъдим ителде. Китап 2 мең данә белән чыкты.

«Олуг Мөхәммәт шәхесе белән кызыксындым. Китапта Алтын Урдада барган вакыйгалар тасвирлана: Туктамыш хан белән Аксак Тимернең бәрелеше, Алтын Урданың таркала башлавы, Идегәйнең идарә итүе һ.б. Әсәрне яза башлаганчы, бик күп архивларда утырдым, тарихи документлар өйрәндем», — диде автор «Китап club» ресторанында тәкъдим итү кичәсендә. 

 

 

Автор әйтүенчә, китапта Туктамыш, Аксак Тимер, Җәләлетдин, Идегәй, Олуг Мөхәммәт, Мәхмүт кебек тарихи образларның язмышлары тасвирлана. «Рус елъязмаларында мин Туктамыш хан хатыны Тогайбикәне хыянәте өчен үтерергә кушканын белдем. Аларның алты балалары була. Бу вакыйга мине гаҗәпкә калдырды. Бу сәяси һ.б. максаттан каршы гамәлләр турында яшерен килешү дә булырга мөмкин», — диде ул.

«Иң авыры — тарихи вакыйгаларны, шул мохитне күз алдына китерү. Тарихи образлар булып сөйләшергә, бөтен нечкәлекләре белән аларның киемнәрен тасвирларга, шәһәрләрне сурәтләргә кирәк булды. Укучы өчен ул кызыклы булыр тоелгандыр. Тарихи вакыйгаларны мин җиңел тел белән сурәтләргә тырыштым» — ди Ольга Иванова.

Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин Ольга Иванованың китапларын укып, тарихи роман жанры белән кызыксына башлавын әйтте. «Мин тарихи романнарны ике тапкыр укыйм: укучы һәм тарихчы күзлегеннән. Югары әдәбият теле белән язылган, тарихчыларны да ышандырырлык итеп иҗат иткән», — диде.

Сәнгать белгече, прозаик Галина Зәйнуллина «Великая Орда» китабын роман-эпос буларак бәяләде. «Рус телле Казан әдәбият мохитендә зур темаларга язырга алынучы башка кеше юк. Ольганың романында персонажлар күп. Конфликт килеп чыга икән, чишелешен тәкъдим итә. Ул тарихи шәхесләрне җанландыра,

Ольга Иванова хәзерге вакытта бишенче романын иҗат итә башлавы турында әйтте. Ул чираттагы романын XIV гасырда Алтын Урда чорында яшәгән төрки-татар әдибе Сәйф Сараига багышлый. 

 

* Ольга Иванова — «Нурсолтан», «Сөембикә», «Гәүһәршат» китапларыннан торган «Казан ханбикәләре» трилогиясе авторы. Автор XIV йөз азагы — XV йөз башында Алтын Урданың мәшһүр шәхесләренә, вакыйгаларына яңа тарихи роман багышлаган. Китапта Туктамыш, Аксак Тимер, Җәләлетдин, Идегәй, Олуг Мөхәммәт, Мәхмүт кебек образлар урын ала. Романда Кырым, Харәзм, Литва кенәзлеге, Польша җирләре, рус кенәзлекләре тасвирлана. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев