Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда өч яшүсмерләр клубы ачылачак

Яңа уку елыннан башлап барлык яшүсмерләр клублары атнага җиде көн эшли

  •  
  •  

«Подросток» МБУ балансына Габишев урамы, 14а һәм Воровский урамы, 25 буенча урнашкан ике яңа объект тапшырылды, анда яшүсмерләр клублары ачылачак. Хәзер бу учреждениеләрдә хезмәткәрләр җыю һәм түгәрәкләр оештыру буенча эш алып барыла. 

Яңа яшьләр үзәген төзү Черноморск урамында дәвам итә, анда монолит, түбә, кирпеч салу эшләре 100% башкарылган. Хәзер биредә эчке инженерлык коммуникацияләре монтажлана, фасад һәм бизәү эшләре алып барыла. 

Ремонтны Кече Мәскәү урамы, 15 адресы буенча урнашкан «Вертолет» яшьләр (яшүсмерләр) үзәгендә дә үткәрәләр. Бүгенге көнгә объектта тәрәзә һәм ишек уемнарын ныгыту буенча эшләр тәмамланган, монолит япмалар һәм түбә ясалган. Инженерлык челтәрләрен төзекләндерү, янкорма торгызу, фасадны яңарту һәм биналарны бизәү буенча эшләр алып барыла. Исегезгә төшерәбез, элек, 60 елдан артык, 1949 елда төзелгән бинада «Машина төзүче» мәдәният йорты булган. Ул Казан вертолет заводы балансында исәпләнгән. 2019 елда бина «Подросток» МБУ балансына тапшырылган. 

Барлыгы «Подросток» МБУ 66 яшүсмерләр клубын берләштерә, шуларның 52 се 2015 елдан 2022 елга кадәр капиталь ремонтланган. Быел бюджеттан тыш акчалар исәбенә учреждение хезмәткәрләре көче белән 36 яшүсмерләр клубына агымдагы ремонт үткәрелде. Моннан тыш, клублар өчен гомуми суммасы 200 мең сумнан артык булган вак җиһазлар сатып алынган: пуфиклар, стеллажлар, постерлар, күчмә элгечләр, аяк киеме шкафлары, өстәлләр һәм урындыклар, ширмалар һ.б. 

Яшүсмерләр клубларын модернизацияләүгә хәйриячеләр акчалары да җәлеп ителгән (1 млн сумнан артык). Мәсәлән, «Арлекино» робототехника клубы «Экополис» ҖЧҖ җитәкчесе, «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы Артур Зариповтан 130 меңнән артык сумлык роботларны сынау өчен полигон алды. «Зарница» берләшмәсеннән космос темасына җиһазлар һәм теннис өстәле «Икар», «Кеды» клубларына бирелгән. Хәйриячеләрдән бүләк сертификатларына «Арена» клубына һәм «Подросток» МБУ офисына җиһазлар сатып алынган. 

Бүгенге көндә яшүсмерләр клубларында 18 меңнән артык кеше шөгыльләнә, шул исәптән 114 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала. Тәрбияләнүчеләрнең гомуми санының 48% ын – 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр, 35% ын – 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар, 9% ын – 6 яшькә кадәрге балалар, шөгыльләнүчеләрнең 4% ын – 18 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшьләр, тагын шундый ук санны 22 яшьтән 35 яшькә кадәрге казанлылар тәшкил итә. 

Клублар базасында 560 сәнгать-эстетик, спорт, техник, иҗади юнәлештәге берләшмәләр эшли, шул исәптән яңа юнәлешләр буенча: график дизайн, әйберләрне кастомизацияләү, паракаратэ, кейпоп. 2024 елдан БПЛА һәм лазертаг буенча дәресләр кертү планлаштырыла. 

Бу уку елыннан барлык яшүсмерләр клублары көндәлек эш режимына күчә. «Подросток» берләшмәсендәге түгәрәкләрнең һәм секцияләрнең 90% тан артыгы бушлай кала, ә бюджеттан тыш дәресләр шәһәрдәгегә караганда уртача 30-50% ка түбәнрәк бәяләр буенча алып барыла.

2023 елның декабрендә «Подросток» МБУ 35 ел тула.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев