Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда муниципаль парковкаларның популярлыгы 65% ка арткан

Муниципаль паркингта дәүләт номерларсыз машиналар саны 4,5 тапкыр кимегән, буш урыннар саны 30% ка арткан.

  •  
  •  

Казанда муниципаль парковкалардан файдаланучылар саны арта. 2022 елда шәһәр паркингында машина кую сессияләре өчен түләү 65% ка артты. Түләүләр суммасы 125,9 млн сум тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 1,7 тапкырга күбрәк. Муниципаль паркингта дәүләт номерлары булмаган килеш калдырылган автомобильләрне блокировкалаганнан соң күрсәткеч арткан. Әлеге төр хокук бозулар буенча узган ел барлыгы 403 беркетмә каралган, ә салынган штрафларның суммасы 387 мең сум тәшкил иткән.

Исегезгә төшерәбез, Казанның муниципаль парковкаларында дәүләт номерларыннан башка калдырылган машиналарда тәгәрмәч блокираторларын 2021 елның декабреннән урнаштыра башладылар. Җайланмада контакт-үзәкнең телефон номеры күрсәтелә, ә автомобильнең тәрәзәсендә тәгәрмәчне блокировкалау турында хәбәр урнаштырыла.

Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә Казанда муниципаль парковкаларында автомобильләрдән дәүләт номерларын салдыручылар саны 4,5 тапкыр кимегән, ә буш урыннар саны уртача 30% ка арткан.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев