Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда муниципаль милекне арендалаган өчен түләүләрне кичектерүне кертергә планлаштыралар

Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында карала.

Татарстан башкаласында муниципаль милекне арендалаган өчен түләүләрне кичектереп тору планлаштырыла. Яңа ярдәм чарасы ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын раслаганнан соң үз көченә керәчәк, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Ул шәһәрдә башка муниципаль ярдәм чаралары, шул исәптән, штрафларга мораторий, җәйге верандаларны бушлай урнаштыру, реклама конструкцияләрен арендалау буенча түләүләрнең һәм муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы озайтылуының гамәлдә булуын искәртте. 

 

 

И.Шакиров билгеләп үткәнчә, 2022 елның мартында кризиска каршы штаб эшли башлаганнан бирле ТР башкаласында 70 очрашу үткәрелгән. Аларда 300 дән артык сәнәгать, сәүдә, күңел ачу, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм туризм өлкәләре оешмалары эшчәнлеге турында фикер алыштылар. 

Кризиска каршы штаб утырышларында бизнес вәкилләренә федераль, региональ һәм муниципаль ярдәмнең гамәлдәге чаралары турында сөйләделәр. Тулаем алганда, эшмәкәрләр 35 млрд сум алган. Федераль программалардан 1997 кече һәм урта бизнес субъекты файдаланды, гомуми суммасы 33,7 млрд сум. Республика программалары буенча кече һәм урта эшмәкәрлекнең 367 субъектына 1,2 млрд сум җибәрелгән. 

«Геосәясәт катлаулы булуга карамастан, Казанда тотрыклы социаль-икътисадый хәл саклана. Тугыз ай нәтиҗәләре шуны күрсәтә: без төп икътисадый параметрлар буенча уңай динамиканы саклап кала алабыз», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

 

Диана Жиленкова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев