Казанда «Мин күкне сайлыйм» бәйрәме вакытында ике урам ябык булачак
Республикада

Казанда «Мин күкне сайлыйм» бәйрәме вакытында ике урам ябык булачак

Транспорт хәрәкәтен 3 нче августта чикләячәкләр.

​​​​​Татарстан башкаласында берничә урам буенча транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу ел саен авиация көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм» бәйрәмен үткәрү өчен кирәк.

3 августта 14:00 тән 22:00 сәгатькә кадәр түбәндәге участоклар ябылачак:

Сибгать Хәким урамы буйлап ике якка (Декабристлар урамы белән кисешүдән Әпсәләмов урамы белән кисешүгә кадәр);

Бондаренко урамы буйлап ике якка (Сибгат Хәким урамындагы 3 нче йорттан Сибгат Хәким урамы белән кушылган җиргә кадәр).

Шулай ук «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына керү дә ябык булачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.

 

kzn.ru


Нет комментариев