Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда мәдәни мирас объекты саналган ике йортка капиталь ремонт ясалачак

Быел Казанда мәдәни мирас объекты саналган ике йорт капиталь ремонт программасына кертелгән.

Алар - Ульянов-Ленин урамындагы 1917 елга кадәр төзелгән Сухановларның ике катлы йорты һәм Театр урамындагы йорт. Казан шәһәренең Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Сухановлар йортында салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, су бүлү системаларын, түбәсен һәм фасадын ремонтлау, электр үткәргечләрен алыштыру күздә тотыла. Театр урамындагы йортның түбәсенә ремонт ясалачак», - дип хәбәр итте докладчы.

Зур Кызыл урамы, 59 йорт адресы буенча урнашкан тагын бер йортның проект документлары әзерләнә.

«Тулаем алганда, Казанда мондый объектлар – 149. Шуларның 76сы төзекләндерелгән, бу эшләргә 570 миллион сумга якын акча сарыф ителгән. Тагын 73 йортны ремонтлыйсы бар», - дип искәртте Лысачкин.

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев