Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру комплексы ачылды

Транспорт-күчеп утыру комплексының яңа бинасында шәһәр яны поездларына һәм автобусларга билетлар алу кассалары һәм көтү залы урнашкан.

Татарстан башкаласында «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру комплексы ачылды. Халитов урамында транспорт-күчеп утыру комплексы һәм шәһәр яны электр поездларында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү, контроль һәм исәпкә алу системасы павильонының яңа бинасы төзелде, шулай ук пассажир платформалары өлешчә реконструкцияләнде. Тәүлеклек пассажирлар агымы якынча 2,3 мең кеше булыр дип көтелә.

Транспорт-күчеп утыру комплексы төзелеше проекты – республикада беренче, дип билгеләп үтте ТР премьер-министры Алексей Песошин объектны ачу тантанасында. «Бик яхшы төзекләндерелгән, пассажирлар уңайлыгы өчен барысы да эшләнгән. Бу республикада мондый соңгы проект булмас дип ышанабыз», – диде ул. 

Транспорт-күчеп утыру комплексының яңа бинасында шәһәр яны поездларына һәм автобусларга билетлар алу өчен кассалар һәм көтү залы урнашкан. Пассажирларга мәгълүмат бирү системасы эшли, температура режимына мониторинг үткәрелә, вентиляция һәм кондиционер системалары урнаштырылган. Бина янындагы территориядә парковка оештырылган. 

Моннан тыш, җәяүлеләр тоннеле һәм платформалар ремонтланган. Аларда пассажирлар өчен һава торышы начар булган очракта сыенырга мөмкин булган яңа модульләр урнаштырылган. Җайланмалар автоматик яктырткыч белән җиһазландырылган. Бина һәм тоннель җиһазландырылган, шул исәптән, аз хәрәкәтле пассажирлар өчен дә, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте. 

Проект «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең Татарстан белән берлектә паритет башлангычларында гамәлгә ашырылды. «Горький тимер юлы Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Моның мисалы – яңа «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру комплексы – иң яхшы технологияләр кулланылган инновацион объект. Монда эшләүче барлык системалар Россиядә җитештерелгән. Хәзер пассажирлар транспортның бер төреннән икенчесенә уңайлы күчеп утыра ала, бу шәһәргә өстәмә мобильлек бирә», – дип билгеләп үтте Горький тимер юлы – «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев