Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Кол Гали һәйкәле янында шигырь кичәсе узды: Бу - яшь иҗатчыларның аралашу мәйданы

«Нигә кирәк шигырь, укучысы булмаса?» дип исемләнгән иҗади перфоманста «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова әлеге чараның яшь иҗатчылар өчен очрашу һәм аралашу мәйданчыгы булуын билгеләде. Очрашу урыны буларак Казанның меңьеллыгы паркында урнашкан Кол Гали һәйкәле сайланылган иде.

«Әлеге чара «Идел» журналы һәм Татар китабы йорты белән берлектә икенче тапкыр үткәрелә. Без аны «Нигә кирәк шигырь, укучысы булмаса?» дип атадык. Казаныбызда төрле танылган шәхесләргә багышланган һәйкәлләребез бар, һәм без, алар янында кешеләрне җыеп, иҗади перфоманс оештырырга булдык. Һәйкәлләрне саный башладык һәм эш барышында аларның күп түгел икәнлеге ачыкланды. Беренче очрашу матур, кояшлы көнне Һади Такташ һәйкәле янында узды. Әлеге кичә исә Кол Гали һәйкәле янында уза. Бу юлы безгә Кариев театры артистлары да кушылды», - диде Рәмзия Галимова.

 

 

Шигырь кичәсе Г.Кариев театры артистлары Булат Гатауллин белән Эльдар Гатауллин башкарауындагы «Кыйсса-и Йосыф» поэмасы белән башланып китте.

 

 

Шулай ук төрле буын шагыйрьләре үзләренең шигырьләрен башкардылар. Алар - Рифат СәлахФәнил ГыйләҗевАлинә ХәбибуллинаЛуиза ЯнсуарДания НәгыймЛәйлә ФаязРузалия Шакирова.

 

 

«Мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк. Киләсе очрашуны уздыру урыны турында уйлый башладык инде», - диде Рәмзия Галимова.

  • Иҗади кичә «Идел» журналы, Татар китабы йорты һәм Татарстан Язучылар берлеге ярдәме белән оештырыла.
  • Перфомансының максаты – төрле буын татар шагыйрьләренә үз әсәрләрен яңгырату мөмкинлеге бирү, ә тамашачыга исә шагыйрьләр башкаруында шигырь бүләк итү.

 

Камилә Билалова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев