Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда капиталь ремонттан соң Чайковский исемендәге 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбе ачылды

Мәктәпнең 90 еллыгы уңаеннан концертта шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артистлары Денис Мацуев һәм Константин Хабенский булды.

Кичә Казанда капиталь ремонттан соң П.И.Чайковский исемендәге 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбе ачылды. Учреждениенең 90 еллыгына Горький урамы, 22/26 адресы буенча урнашкан бинаны – мәдәни мирас объектын тулысынча реконструкцияләделәр. Биредә интерактив музей оештырылган, балаларга белем бирү өчен яңа музыка кораллары сатып алынган, ә ишегалды камера концертлары уздыру өчен төзекләндерелгән. Балалар һәм педагогларны бәйрәм концертында Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артистлары Денис Мацуев һәм Константин Хабенский котлады.

Капиталь ремонттан соң 1 нче музыка мәктәбендә җәйге концертлар өчен сәхнә барлыкка килде

«Беренче музыка мәктәбенең 90 еллыгы алдыннан капиталь ремонт турында карар кабул ителде. Бу учреждение – Казанның музыкаль белеменә нигез салучыларның берсе. Биредә иҗат юлын София Гобәйдуллина, Рөстәм Яхин һәм башка күренекле музыкантлар башлап җибәргән, – дип билгеләде шәһәр Мэры Илсур Метшин. – Монда – күркәм коллектив һәм гореф-гадәтләр. Без талантлы балалар өчен лаеклы шартлар тудырырга тырыштык, хәзер аларның киләчәктә дә музыкаль Казанны һәм Татарстанны танытыр өчен барысы да бар». 

1 нче номерлы музыка мәктәбе 30 елдан артык 1905 елда төзелгән 1266,8 кв. м мәйданлы ике катлы бинада урнашкан. Еллар дәвамында бина тузган, агач капламнарның бер өлеше яраксыз хәлгә килгән, түшәмнәр асылынып төшкән, диварлар ярыла башлаган. Капиталь ремонт узган елның августында башланды. Белгечләр түбәне алыштырдылар, инженерлык системаларын яңарттылар, фасадны һәм эчке бүлмәләрне ремонтладылар, куркынычсызлык системасын урнаштырдылар. Инструментларның камил яңгыравы өчен махсус эшләр башкарылган, шулай ук тавыш үткәрмәү максатыннан мәктәптә ике катлы ишекләр куелган. 

Мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Фәрит Мирханов кунакларга сөйләгәнчә, 2015 елда мәктәп бинасы региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты статусын алган. Бу факт яңа биналарның макетларын ясаганда һәм ремонтлаганда исәпкә алынган. «Мәктәптә дизайн заманча түгел, ул бина төзелеше елларына туры килә, әмма барысы да сыйфатлы материаллардан эшләнгән», – дип билгеләде директор вазифаларын башкаручы. Шулай итеп, борынгы рәсемнәр буенча декор һәм бизәү өчен материаллар сайланды. Эшчеләр шулай ук бинаның беренче һәм икенче катлары арасындагы антик плиткаларны саклап кала алдылар. 

Шәһәр Мэры кунаклар белән яңартылган уку бүлмәләрен карады. Алар гитарада, фортепианода, виолончельдә уйнау буенча дәресләр үткәрелә торган кабинетларга, шулай ук халык уен кораллары бүлеге һәм импровизация бүлеге дәресләре өчен сыйныфларга керделәр. Фортепиано сыйныфында Илсур Метшин, Денис Мацуев һәм Константин Хабенскийны педагог Тамара Копылова каршы алды. «Капиталь ремонттан соң безнең музыка мәктәбе сарайга һәм кеше куллары белән тудырылган һәйкәлгә әверелде», - диде ул һәм Казан Мэрына рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Кунакларга шулай ук яңа музыка коралларын күрсәттеләр – мәктәп өчен барлыгы 17 акустик һәм 6 цифрлы пианино, 3 профессиональ классик гитара, 2 баян, скрипкалар һәм виолончельләр, балалайка-контрабас, бас-гитара, шулай ук биеклеге көйләнә торган 30 дан артык банкетка сатып алынган. 

Шәһәр башлыгы һәм илебезнең халык артистлары музыка мәктәбе музеен карадылар. Педагог Анна Секлетова сүзләренә караганда, биредә мәктәпнең 90 еллык тарихы җыелган, ә иң кыйммәтле экспонатлар арасында – мәктәпкә нигез салучы Рувим Поляковның виолончель өчен футляры һәм Казанга визиты вакытында Сергей Рахманинов уйнаган рояль. 

Балконга чыгып, мөхтәрәм кунаклар учреждениенең сәхнә куелган төзекләндерелгән ишегалдын карадылар. Биредә елның җылы вакытында камера концертлары һәм мәктәптә тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары булачак. 

Капиталь ремонт һәм җиһазлар сатып алу өчен шәһәр һәм республика бюджетларыннан барлыгы 174,1 млн сум акча бүлеп бирелгән. 

«Иң дөрес инвестиция – балаларга инвестиция, ул һичшиксез үзен аклаячак»

Экскурсиядән соң Илсур Метшин, Денис Мацуев һәм Константин Хабенский белем бирү учреждениесенең 90 еллыгы уңаеннан оештырылган концертта булдылар. «Капремонттан соң музыка мәктәбен ачу тантанасында булу зур дәрәҗә һәм шатлык, юбилеегыз белән котлыйм», – диде шәһәр башлыгы. Илсур Метшин яшьлегендә үзенең дә музыка белән мавыгуын, баянда уйнарга өйрәнүен, ә укытучысы Рәшит Кәлимуллинның соңрак композиторга әйләнүен искә төшерде. «Ул Түбән Камадан киткәч, мин баянда уйнарга өйрәнүдән туктадым, әмма музыкага мәхәббәт калды, ул хәзер дә калкып чыга», – дип уртаклашты шәһәр башлыгы. 

«Безгә вакытында беренче музыка мәктәбендәге шартлар атаклы чыгарылыш сыйныф укучыларына туры килми дип әйттеләр. Мәктәпне капиталь ремонтлау һәм яңа инструментлар сатып алу бик яхшы. Балалар үз сәләтләре белән сөендерүне дәвам итсеннәр, бу безнең өчен зур горурлык», – диде Илсур Метшин. Ул шулай ук мәктәп укытучыларына рәхмәт белдерде: «Сезнең алда күп тырышлык сорый торган хезмәтегез һәм балаларга булган мәхәббәтегез өчен баш иябез. Безнең талантлар – сезнең казаныш». 

Музыка мәктәбе коллективына котлау сүзләре белән актер Константин Хабенский мөрәҗәгать итте. «Иң дөрес инвестиция – балаларга инвестиция, ул һичшиксез үзен аклаяак. Мин Казан Мэрының үсеп килүче буынны тәрбияләүне күзәтеп торуына һәм балаларның игътибар җитмәвен сизмәсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләвенә шатмын. Казан өчен мин тыныч», - диде ул. 

Пианист Денис Мацуев билгеләп үткәнчә, учреждение аңа көчле тәэсир калдырган: «Безне танылган мәктәп ачылышына чакырган өчен рәхмәт. Яңартылган диварлар күзне сөендерер, ә учреждениедәге белем бирү шундый ук югары дәрәҗәдә калыр дип ышанам». Денис Мацуев ел саен төрле шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да мастер-класслар үткәрүен, аларның нәтиҗәләре буенча «Яңа исемнәр» фондының стипендияләрен тапшыруын әйтте. «Татарстан башкаласыннан килгән балаларның әзерлек дәрәҗәсе елдан-ел югары. Моның өчен балаларга, ата-аналарга һәм педагогларга рәхмәт», - диде ул. Сәламләү сүзләреннән соң, пианист Шубертның бер экспромтын, Мориц Мошковскийның «Жуглер» әсәрен һәм импровизацияләнгән номерын башкарды. 

Соңыннан кунаклар учреждение хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар. «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем укытучылар Гүзәл Ахунова һәм Резеда Ганиевага бирелде. Укытучылар Лилия Кулеева һәм Лилия Фәйзрахманова «Казанның мактауга лаеклы хезмәте өчен» мактау билгеләре белән бүләкләнделәр. Казанның Мактау грамоталарын Оксана Быстрова, Тамара Копылова, Лия Маклыгина, Гөлнара Шәйхетдинова алды. Шулай ук шәһәр Мэрының Рәхмәт хатлары белән концертмейстер һәм директор вазыйфаларын башкаручы Фәрит Мирханов һәм укытучы Наталья Сытикова бүләкләнде. 

Моннан тыш, мәктәпкә ТР Дәүләт академия симфоник оркестрының һәм Россиянең халык артисты, маэстро Александр Сладковскийның уникаль язмалары тапшырылды.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев