Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда «Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале старт алды

Кич белән сәхнәдә хедлайнерлар чыгыш ясаячак: җырчы Сюзанна һәм Settlers төркеме

Казанда Горький исемендәге паркның яшел кырында «Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале старт алды. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бай музыкаль программа, лекцияләр, кино күрсәтү һәм күп катламлы тукыма паннолар күргәзмәсе әзерләнгән.

Фестиваль концерттан башланды: беренче булып сәхнәгә Татарстан башкаласына Удмуртиядән килгән «Птица Тылобурдо» төркеме музыкантлары чыкты. Алга таба Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Чувашия, Самара артистларының чыгышлары көтелә. Кичәне хедлайнерлар тәмамлаячак: Мәскәүдән җырчы Сюзанна һәм Санкт-Петербургтан Settlers төркеме. 

Көн дәвамында фестивальдә кулдан эшләнгән әйберләр ярминкәсе эшләячәк. Продукцияне Казан, Чебоксар, Уфа, Игра, Ижевск һөнәрчеләре тәкъдим итә. 

Балалар зонасында күн эше, җепләрдән беләзек үрү һәм агач фигураларга рәсем төшерү буенча мастер-класслар планлаштырылган. 

Фестивальдә беренче тапкыр ачык лекторий оештырыла. Тыңлаучылар алдында КФУның этнография музее мөдире, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының антропология һәм этнография кафедрасы ассистенты Әнвәр Мингалиев чыгыш ясаячак. Шулай ук «Мәдәни кодны яңадан аңлау: кан чакыру яки тренд» темасына ачык дискуссия узачак. 

Фестиваль программасына шулай ук Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбайның «Микулай» психологик этно-триллерын күрсәтү дә кертелгән. Аның белән тамашачылар кинокартина буенча фикер алыша алачак. 

Күп катлы тукыма паннолар күргәзмәсендә кунаклар Идел буе халыкларының орнаментлары белән танышачак. Проект авторы булып архитектор-дизайнер Эльмира Низамиева чыгыш ясый. 

Фудкорт зонасында кунаклар Идел буе халыкларының милли һәм адаптацияләнгән аш-суларын ашап карый алачак. 

«Итил» – ел саен төрле сәнгать юнәлешләре аша Идел буе мәдәниятләренең үзара бәйләнешенең яңа форматы һәм күрше төбәкләр арасында мәдәни диалог һәм тәҗрибә алмашу өчен мәйданчык. Быел фестиваль инде өченче тапкыр үткәрелә. Мәсәлән, узган ел анда 10 меңнән артык кеше килгән, ә хедлайнерлар «Аигел» электрон дуэты, Тина Кузнецова һәм Zventa Sventana проекты белән Юрий Усачев булган.

 

 KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев