Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда «Йолдызлы билет»ны Анна Королева, Екатерина Златорунская һәм Сергей Скуратовский алды

«Аксенов-фест»ның соңгы көнендә премия тапшыру тантанасы узды

Казан Ратушасында 16 нчы әдәби-музыкаль «Аксенов-фест» кысаларында «Йолдызлы билет» премиясен тапшыру тантанасы узды. Лауреатлар Анна Королева, Екатерина Златорунская һәм Сергей Скуратовский – аларны музыка, проза һәм поэзия номинацияләрендә иң яхшылары дип тапканнар. Җиңүчеләрне шәһәр Мэры Илсур Метшин котлады.

 

«Василий Павлович – легендар кеше, ул безнең игелекле, матур, уңдырышлы җиребездә туган. Авыр язмышлы һәм искиткеч характерлы кеше. Алтмышынчы еллардагы лидер гына түгел, ә дөньяның күп кенә өлешләрендә кумир булган. Чиксез Россиядән алып океан аръягы илләренә кадәр күп сәяхәт итә. Василий Павловичка карата күп кенә кызыклы тарихлар ишетелде, горурлык һәм ярату белән ишетүебезне әле дә дәвам итәбез», – диде Илсур Метшин тантананы ачып.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бу елларда «Аксенов-фест» күп кенә яңа талантлар ачты. Алар арасында «Зөләйха күзләрен ача» романының авторы Гүзәл Яхина һәм «Овсянки» повестен язган язучы Денис Осокин да бар.

 

«Фестиваль вакытында алар безнең кадерле кешеләребезгә әйләнде. Мин яңа исемнәр көтәм. Ратуша диварлары барлык теләүчеләрне сыйдыра алмый, ләкин әйдәгез, язарга теләүчеләр дә, укырга теләүчеләр дә күбрәк булсын өчен, офыкларны киңәйтик. Мэр буларак, мин моның өчен барысын да эшләргә вәгъдә итәм!», – дип ышандырды шәһәр башлыгы һәм «Аксенов-фест» оештыручыларына һәм катнашучыларына рәхмәт белдерде.

«Поэзия» номинациясендә Сергей Скуратовский – «СиЯтельный чертополох» шигырьләр җыентыгы авторы, яшь әдәбиятчыларның Болдин слеты призеры, «Лицей» халыкара яшьләр премиясе лауреаты «Йолдызлы билет» иясе булды. Премияне аңа «Октябрь» әдәби-сәнгать журналының баш мөхәррире Ирина Барметова тапшырды.

 

 

«Проза» номинациясендә проза һәм драматургия мәктәпләрен (алар арасында «Октябрь» журналының әдәби мәктәбе бар) тәмамлаучы, «Но случается чудо» әсәрләр җыентыгы авторы Екатерина Златорунская җиңде. «Йолдызлы билет»ны аңа Денис Осокин тапшырды.

«Музыка» номинациясендә «Йолдызлы билет» Анна Королевага – джаз саксофонисткасы, вокалист һәм композиторга эләкте. Бүләкне аңа Василий Аксеновның якын дусты, саксофонист, Россиянең халык артисты Алексей Козлов (ул легендар джаз-рок ансамблен «Арсенал» оештыра) тапшырырга тиеш булган. Әмма быел фестивальдә катнаша алмаган, шулай да мондый вакыйганы калдыра алмаган һәм җиңүчегә котлау һәм кунакларга сәламләү хаты җибәргән. Анда музыкант Василий Аксенов белән танышуы һәм аларның джазга һәм Казанга карата уртак мәхәббәте турында сөйләде.

Бүләкләүдән соң саксофонистка, үз кызы белән дуэтта джаз интерпретациясендә халык җырын башкарып, буыннар бәйләнешенең мөһимлеген күрсәтте.

«Аксенов-фест» кунаклары өчен һәрвакыт сюрприз әзерлиләр. Бу кичне ул Лариса Долинаның махсус концерт программасы булды. Василий Аксенов һәрвакыт джазга гашыйк булган, шуңа күрә Россиянең халык артисты популяр джаз композицияләре белән чыгыш ясады.

 

 

«Джазны яратуыгыз өчен рәхмәт! Рәхмәт, Казан, мин сезгә яхшы киләчәк телим. Музыка ритмында яшәгез!», – дип йомгаклады Лариса Долина.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Казан» журналы коллективы «Йолдызлы билет» премиясе лауреаты булды. Җиңүчене Илсур Метшин котлады.

Быел «Аксенов-фест»ның төп мәйданчыгы авторның музей-йорты булды, ТР Милли китапханәсендә, «Сандугач» яңартылган китапханәсендә һәм Аксенов-бакчасында төрле лекцияләр һәм дискуссияләр оештырылды.

Фестивальдә катнашучылар арасында язучы һәм әдәбият белгече Павел Басинский, шагыйрь Екатерина Барбаняга, эссеист Дмитрий Воденников, «Литературная газета»ның баш мөхәррире Максим Замшев һәм башкалар бар иде.

 

Камилә Вильданова

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев