Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Инвалидлар декадасы 6,5 меңнән артык кешене колачлаячак

100 дән артык мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары планлаштырылган, ә матди ярдәмне 400 гә якын гаилә алачак

Казанда Инвалидлар декадасына матди ярдәм алачак шәһәрлеләр исемлеген киңәйттеләр. Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләүгә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче ялгыз ата-аналар дәгъва итә ала. Быел барлыгы 389 Казан гаиләсенә ярдәм күрсәтеләчәк. Шәһәрдә декада вакытында 100 дән артык мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары оештырылачак. Алар белән 6,5 меңнән артык кешене колачлау планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Муниципалитеттан матди ярдәм ике һәм аннан да күбрәк инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә; беренче һәм икенче төркем инвалид ата-аналар балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә; инвалид балаларны тәрбияләүче беренче һәм икенче төркем инвалид ялгыз ата-аналарга бирелә. Гүзәл Сәгыйтова искә төшергәнчә, узган ел шәһәр Мэры кушуы буенча матди ярдәм күләме өч меңнән 10 мең сумга кадәр арттырылган. 344 гаилә 3 млн сумнан артык түләүләр алган. Татарстан башкаласында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 85 меңнән артык кеше яши, шул исәптән 5946 бала. 

 

 

«Инвалидлар декадасы елына бер тапкыр үткәрелә. Әмма һәр кешегә ачык булган мохит булдыру – ул тәмамлангач та, актуальлеген югалтмый торган бурыч. Бүген Казанда инклюзив мохитне үстерү өчен күп эшләр башкарылуына карамастан, бу эш юнәлеше элеккечә Башкарма комитет өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Шәһәребез тигез мөмкинлекләр белән шәһәр статусын йөртсен өчен, безгә әле бергәләп зур юл үтәргә кирәк», – диде Гүзәл Сәгыйтова. 

Инвалидлар декадасы 1 нче декабрьдә Тимерьюлчылар мәдәният йортында фестиваль кысаларында «ЛУЧ – тоя белүче кешеләр» иҗади студиясеннән гала-концерт белән башлана. Бүген фестивальгә 44 төбәктән 800 дән артык гариза килгән инде. Студия инклюзив юнәлешне актив үстерә һәм театр, хореография һәм музыкаль юнәлешләрне берләштерә. 

3 нче декабрьгә түгәрәк өстәл планлаштырылган, анда социаль такси эше турында фикер алышачаклар. 

Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә шәһәр халкының мәшгульлек хезмәтеннән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ел саен шәһәр вакансияләре ярминкәсе узачак. Гражданнарны 4 нче декабрьдә Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча көтәчәкләр. Узган ел вакансияләр ярминкәсе ярдәмендә 20 инвалид эшкә алынган. 

 

 

Моннан тыш, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең район идарәләрендә эшкә урнашырга мөмкин булачак: 6 нчы декабрьдә – Вахитов, Идел буе, Киров һәм Мәскәү районнарында, ә 7 нче декабрьдә Совет районында яшәүчеләрне кабул итәчәкләр. 

Халыкара волонтер көнендә, 5 нче декабрьдә, инвалид волонтерларны коворкингта бүләкләячәкләр. Шулай ук 5 нче декабрьдә Казан Ратушасында II Республика инклюзив балы узачак. Анда «Юность» мәдәният йортында шөгыльләннә торган «Э-моция» студиясе тәрбияләнүчеләре катнашачак. 

«Московский» мәдәният үзәгендә 5 нче декабрьдә бәйрәм концерты оештырыла, ә Вахитов һәм Идел буе районнарында ул 6 нчы декабрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары халкы концертны Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында 6 нчы декабрьдә карый алачак. 

Павлюхин урамындагы сәүдә үзәгендә декабрь башында «Игелекле сувенир» сәүдә ноктасы ачылачак, анда шәһәр халкы Казанның инклюзив остаханәләреннән товарлар сатып ала алачак. 

 

 

Моннан тыш, инвалидлар декадасында Физик культура һәм спорт комитетыннан 12 физкультура-спорт чарасы узачак. Ел саен үткәрелә торган «Көчле рухлылар» спорт бәйрәме төп чара булачак. Ул спортның биш төре буенча үткәрелә: шахмат, шашка, дартс, армспорт һәм өстәл теннисы. 

Барлык категория инвалидлар өчен декадада шәһәрнең музей комплексына бару бушлай булачак. Башка көннәрдә күргәзмә заллары беренче һәм икенче төркем инвалидлар өчен ачык. 

Декада «Кулларны кулга тотыныйк, дуслар» XVI республика сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәнгать иҗаты фестиваленең гала-концерты белән тәмамланачак. Ул 13 нче декабрьдә Совет районында Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында булачак. Кунакларның күңелен озын буйлы курчаклар, аниматорлар күтәрәчәк, шулай ук күргәзмә оештырылачак. Фестиваль шәһәр Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре ярдәме белән үткәрелә.

 

Камилә Вилданова

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев